Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ковидтан прививка дозаларын төрле вакцинация пунктларында ясатырга мөмкин
Беренче компонент Мәскәүдә ясалса, икенчесен Казанда ясатырга мөмкин, диде белгеч.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Коронавирустан прививканың икенче компонентын беренчесен ясаткан вакцинация пунктында узу мәҗбүри түгел.
«Беренче һәм икенче компонент барлык прививка пунктларында ясала. Әгәр дә кеше беренче компонентны Мәскәүдә ясатканнан соң Казанга килгән, һәм аның икенче вакцинациясе вакыты җитә икән, ул ковидтан прививканы Казанда ясата ала», — дип аңлатты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Вакцинаның ике дозасы арасындагы интервалны 1-2 көнгә озынаюы рөхсәт ителә, ә менә тиешле сроктан алда икенче прививканы ясарга ярамый, диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз