news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 20 мең кеше ковидтан вакцинаның икенче компонентын ясатмаган

Әмма иммунитет билгеле бер вакытта ике доза ясалса гына барлыкка килә, диде белгеч.

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда 20 меңләп кеше коронавирустан вакцинаның икенче компонентын ясатырга килмәгән.

«Кызганычка, схеманы барысы да үтәми. Бер прививка ясыйлар, икенчесенә килмиләр. Әмма иммунитет билгеле бер вакытта ике доза ясалса гына барлыкка килә. Татарстаннан 20 меңләп кеше икенче прививкага килмәде. Без аларны чакырабыз, әмма һәрвакытта да җавап алып булмый», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, беренче вакцина алганнан соң авыручылар икенче компонентны савыкканнан соң (гадәттә 1-1,5 айдан) ясата ала.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100