news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 5 мең 959 кеше авырды.

Татарстанда тәүлек эчендә  Covid-19 инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 29 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы 5 мең 959 очрак булды», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, авыруны элемтә юлы белән йоктырган 928 татарстанлыны һәм чит илләрдән килгән тугыз кешене табиблар күзәтә.

Тәүлек эчендә коронавирска 4535 тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, бер тәүлек эчендә коронавирустан республиканың дүрт кешесе терелгән. ИВЛ аппаратына 29 кеше тоташтырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100