news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гриппка каршы вакцинация 1 сентябрьдән башлана

Татарстанлыларны коронавирус һәм грипп кушылган микст-инфекциядән саклау өчен, республика халкының 60 процентына вакцинацина ясарга җыеналар.

Татарстанда гриппка каршы вакцинация 1 сентябрьдән башлана
Александр Эшкинин

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 1 сентябрьдән республикада яшәүчеләргә гриппка каршы прививка ясый башларга җыеналар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Вакцинаны без 20 август тирәсендә булыр дип көтәбез, шуңа күрә 1 сентябрьдән прививка компаниясе башлана. <…> Быел барыгызны да гриппка каршы прививка ясарга чакырабыз, бүгенге көндә ул кирәк», — дип ассызыклады спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Казанда метро станцияләре янында мобиль пунктлар урнаштыру һәм зур предприятиеләрдә күчмә вакцинация оештыру мөмкинлеге хакында сүзләр алып бара.

«Көз көне безне катлаулы чор көтә — микст-инфекция. Безнең бурыч — халыкны грипптан мөмкин кадәр күбрәк яклау. Гриппка каршы прививканы халыкның 60 процентына без һичшиксез ясарга тиеш. Бу — сентябрь, максимум — октябрь айлары. Иң кыска срокларда, әлегә авырулар арта башлаганчы ясарга кирәк», — ди ул.

Республика Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, грипп һәм коронавирусның кушылуы бу инфекцияләр белән зараланучылар төркемнәренең төрле булуы белән куркыныч. Әгәр дә аларның берсе таралу чорында халыкның бер өлеше генә авырган булса, алда торган эпидсезонга авыручылар саны артырга мөмкин.

«Авыру куркынычы югары булган төркем бер генә. Сез беләсез, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә авыру куркынычы күбрәк яный. Грипп буенча куркыныч төркеме башка. Бу йөкле хатын-кызлар, балалар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк затлар һәм авыру кешеләр», — диде ул. Шул ук вакытта Любовь Авдонина грипп вакцинациясе бушлай булуын әйтеп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100