news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны 23 меңгә җитте

Республикада барлыгы 667 978 кеше (шуларның 12 294е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«12 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 20, Чаллыда — алты, Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — икешәр, тагын тугыз муниципалитетта берәр яңа очрак ачыкланган.

Тулаем алганда, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 мең очрагы ачыкланган, 20 570 кеше (шуларның 115е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 667 978 кеше (шуларның 12 294е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 438 114 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100