Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 28,6 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан
Коронавируска каршы вакцинация темплары төрле төбәктә төрлечә, дип искәртте Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Елена Ежлова.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россиядә 28,6 миллионнан артык кеше яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы урынбасары Елена Ежловага сылтама белән хәбәр итә.
«Бүгенге көндә 28,6 миллионнан артык кеше прививка ясатты», - диде ул «Милләт сәламәтлеге – Россия үсешенең нигезе» дип аталган форумда һәм коронавируска каршы вакцинация темплары төрле төбәктә төрлечә булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз