news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше) теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Биш кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Авыруларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган. Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (16 кеше), шулай ук Яшел Үзән, Әтнә районнары һәм Чаллыда (өчәр кеше) теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5029 очрагы теркәлгән, 3906 кеше (шуларның 30ы – узган тәүлектә) терелгән. 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100