news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү вакытын озайттылар

Үз-үзеңне изоляцияләү 26 июльгә кадәр озайтылды.

Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү вакытын озайттылар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 65 яшьтән олырак кешеләр өчен мәҗбүри изоляцияләүне тагын ике атнага — 26 июльгә кадәр озайттылар. Тиешле карарны ТР Министрлар Кабинеты бастырып чыгарды.

Элегрәк Татарстанның өлкәннәре өчен чикләүләр 12 июльгә кадәр гамәлдә булган иде.

Тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагы ачыкланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100