news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусның икенче дулкыны турында сөйләде

Ведомствоның баш инфекционисты авыруның таралуына йогынты ясаучы факторларны атады.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның яңа дулкыны күтәрелүе өч факторга бәйле. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты профессор Владимир Чуланов санап чыкты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Эпидемиянең үсеш динамикасы, шул исәптән авыруларның яңа күтәрелүе — икенче дулкын, өч гади факторга бәйле: инфекция чыганагы (авыручылар), кабул итәрлек организм (сәламәт, әле авыруны кичермәгән кешеләр) һәм инфекцияне башка кешеләргә йоктыру өчен махсус шартлар булу», — дип аңлатты белгеч.

Авыру таралуны тоткарлау өчен саклагыч битлекләр кияргә, кулларны ешрак юарга һәм социаль дистанцияне сакларга, шулай ук авыручыларны изоляцияләргә кирәк, дип билгеләп үтте Чуланов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100