news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе пляжларда су коену тыелганлыгын искәртә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус белән зарарлану куркынычы турында кисәтте.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе пляжларда су коену тыелганлыгын искәртә
Владимир Васильев

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан халкына җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус әле дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта Казанның оператив штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искә төшерде.

«Шәһәрдә [Казанда] яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясе таралу очрагы актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра, өстәвенә, бу тыелган», — дип искә төшерде Жаворонков.

Татарстанда массакүләм ял итү урыннарына бару тыела, чөнки республика «коронавирус» чикләүләрен бетерүнең өченче этабына чыкмаган. Бу кагыйдәне бозган өчен Лаешта пляжда ял итүчеләргә штраф салынды.

Элегрәк эксперт пляжда коронавирус йоктыру куркынычы барлыгын искә төшергән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100