news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдә коронавирус вакцинасын август уртасында әйләнешкә кертергә уйлыйлар

Н.Ф. Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология федераль фәнни-тикшеренү үзәге хезмәткәрләре Covid-19 профилактикасы өчен препаратны сынауның инде икенче этабын башлады.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ» ). Н.Ф. Гамалей исемендәге эпидемиология һәм микробиология федераль фәнни-тикшеренү үзәге коронавирустан гражданнарга вакцина кертә башлау вакытын атады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Үзәк директоры Александр Гинцбург препаратны теркәү өчен августның беренче көннәрендә бирәчәкләр, дип сөйләде.

«12 августка кадәр Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге без эшләгән < ... > вакцинаның гражданнар әйләнешенә 12-14 августта, август уртасында керергә мөмкин булган партияләрен тикшерергә тиеш», - диде Гинцбург.

Аның сүзләренә караганда, вакцинаны сынауның икенче этабы башланган инде, тикшеренүләрне июль ахырына — август башына тәмамларга планлаштыралар. Бу этап вакытында ирекле кешеләргә коронавируска озак иммунитет формалаштыру өчен (ике ел һәм аннан күбрәк) икенче инъекция кертәчәкләр. Препаратның клиник сынауларының беренче этабының башлангыч нәтиҗәләре ирекле кешеләрдә инфекциягә иммунитет эшләнүен күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100