news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 33 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 878 очрагы расланган.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«11 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 15, Чаллыда 10 очрак ачыкланган. Узган тәүлектә барлыгы җиде муниципаль берәмлектә коронавирус очраклары теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 878 очрагы расланган, 19 311 кеше (шуларның12се — узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100