Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб су куллануга бәйле популяр мифны юкка чыгарды
Гастроэнтеролог кемгә өч литрдан да артык су эчәргә ярамавы хакында сөйләде.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургтагы «СМ-Клиника» гастроэнтерологы Анна Денисова өч литр суның сәламәтлек өчен файдасы турындагы популяр фикергә аңлатма бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Табиблар тәүлегенә 1,5-2 литр су эчәргә киңәш итә. Әгәр сез актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәсез икән, 2,5 литр да, 3 литр да эчәргә мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары системасында (әйтик, йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы) патологияләр булган пациентларга, шулай ук аягы шешүдән интегә торган кешеләргә суны күп эчәргә ярамый», — диде табиб.
Анна Денисова сүзләренчә, өлкән яшьтәге пациентларның суны кирәгеннән артык эчү нәтиҗәсендә бөтен тәне шешенергә мөмкин. Моннан тыш, тәүлегенә 2 литрдан артык су эчү бөерендә патологияләр булган кешеләр өчен дә зыянлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз