news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 14 723 яңа очрагы ачыкланган

Мәскәүдә җәмәгать туклануы оешмалары эше һәм массакүләм чаралар үткәрү чикләнде, гомумшәһәр чыгарылыш кичәләре дә булмаячак.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россиядә узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 14 723 яңа очрагы ачыкланган. Бу – февраль уртасыннан бирле иң югары күрсәткеч (ул вакытта 14,2 меңнән артык иде). Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Кичә оператив штаб 13 510 очрак теркәлүе хакында хәбәр иткән иде. Үсеш темпы 0,28 процент тәшкил итә. 357 (399) кеше якты дөнья белән хушлашкан, коронавирус кичергән 9166 (9986) кешене хастаханә һәм госпитальләрдән чыгарганнар.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә – 7704, бу пандемия дәвамындагы иң югары күрсәткечләрнең берсе. Башкалада иң югары күрсәткеч (8203 очрак) 24 декабрьдә теркәлгән иде. Моннан бер көн элек 6701 очрак ачыкланды. Кичә башкалада җәмәгать туклануы оешмалары эше һәм массакүләм чаралар үткәрү чикләнде, гомумшәһәр чыгарылыш кичәләре дә булмаячак.

Мәскәү өлкәсендә коронавирус инфекциясе йоктыруның - 953 (889), Санкт-Петербургта - 867 (862), Түбән Новгород өлкәсендә - 184 (179), Бурятия Республикасында - 170 (140), Воронеж өлкәсендә 165 (159) очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100