news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәрәңге белән ярашмый торган продуктны атадылар

Доктор Александр Мясников, файдалы матдәләре саклансын өчен, бәрәңгенең кабыгын әрчемәскә киңәш итә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Бәрәңге – иң популяр һәм файдалы продуктларның берсе, әмма кайвакыт аны куллану ашказаны белән бәйле проблемаларга китерергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Кытайның Sohu порталына сылтама белән хәбәр итә.

Материал авторы сүзләренчә, бәрәңге крахмал һәм аксымга бай, алар аш кайнатуны яхшырта. Пасленчалар семьялыгына керә торган крахмалга бай әлеге яшелчә шулай ук гипертонияне кисәтүдә дә ярдәм итә (чөнки аның составында калий бар) һәм организмнан токсиннарны чыгаруда булыша. Хатын-кызлар өчен ул составында матурлык һәм яшьлекне сакларга ярдәм итә торган клетчаткалары булуы белән аеруча файдалы.

Мәкаләдә билгеләп үтелгәнчә, файдалы үзлекләренә дә карамастан, кыздырылган бәрәңге помидор белән берничек тә ярашмый. Бу файдалы матдәләрне үзләштерү процессын катлауландырырга, шулай ук аш кайнату процессының бозылуына китерергә мөмкин.

Югары квалификацион категорияле табиб-эндокринолог Елена Губкина элегрәк сәламәтлеккә зыян китермичә атнасына ике тапкыр 200-300 грамм бәрәңге ашарга мөмкин дип белдергән иде. Доктор Александр Мясников исә, үз чиратында, файдалы матдәләре саклансын өчен, бәрәңгенең кабыгын әрчемәскә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100