Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб бөер авыруларыннан саклану ысулларын атады
Бөерләрдә хроник авырулар икенче типтагы шикәр авыруы, артериаль гипертония, метаболик синдром, бәвел системасы авырулары аркасында барлыкка килә диде табиб.
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш нефрологы, медицина фәннәре докторы Евгений Шилов бөерләрнең хроник авыруларыннан саклану ысулларын сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.
Белгеч сүзләренчә, моның өчен даими рәвештә кан басымын һәм кандагы шикәр күләмен тикшереп торырга, гәүдә авырлыгын контрольдә тотырга һәм билдә май туплануыннан сакланырга кирәк.
Моннан тыш, кеше физик активлык белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, дөрес һәм чамасын белеп тукланырга тиеш, диде Евгений Шилов. Шулай ук дарулар белән дә артык мавыкмаска кирәк, аларның күбесе нефротоксик нәтиҗә бирә дип кисәтте табиб.
Ул бөерләрдә хроник авырулар икенче типтагы шикәр авыруы, артериаль гипертония, метаболик синдром, бәвел системасы авырулары аркасында барлыкка килә диде.
Евгений Шилов сүзләренчә, аларның килеп чыгуына кешенең яше дә йогынты ясый: кеше өлкәнрәк булган саен, аның бөреләре дә начаррак, бу әлеге хроник авыруларның туплануына бәйле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз