news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 597 очрагы теркәлгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 10, Чаллыда – 10, Бөгелмә районында – 3, Лениногорск, Түбән Кама һәм Сарман районнарында – икешәр, Азнакай, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 597 очрагы теркәлгән. 16 606 кеше (шуларның алтысы – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 148 467 кеше (шуларның 3 135е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 97 595 кеше икенче дозаны да алган.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100