news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Мәктәптә фаҗигадә зыян күргән сигез кеше Мәскәүгә күчерүне тотрыклы кичерде

Табиблар безнең гражданнарның гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә зыян күрүчеләр (аларны Мәскәүгә дәваланырга озаттылар) транспортировканы тотрыклы кичергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Мәскәүгә күчерелгән сигез пациент транспортировканы тотрыклы кичерде. Алар федераль клиникаларда дәвалана. Табиблар безнең гражданнарның гомерен саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли», - диде Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының зыян күрүчеләрне илтүче махсус самолеты Мәскәү аэропортына төшүе хакында хәбәр иткән иде. Лилия Галимова сүзләренчә, Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалануы 14 мәктәп укучысының тормышына бернинди куркыныч та янамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100