Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Нагуманов шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Әлмәт районының 16 медицина учреждениесендә 1487 шәфкать туташы хезмәт куя.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлмәт, 13 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районының 16 медицина учреждениесендә 1487 шәфкать туташы хезмәт куя. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Тимур Нагуманов котлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Табиб билгеләве буенча пациентны грамоталы дәвалау һәм авыруларны кисәтү буенча профилактика эше алардан тора. Үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге базасында җәелдерелгән госпитальнең медицина хезмәткәрләре пандемия белән көрәшнең беренче көннәреннән үк алдынгылар рәтендә. Госпиталь республиканың бөтен көньяк-көнчыгышы өчен эшли. Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм», - дигән ул котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз