Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган
84 пациент республикада авыручылар белән элемтәдә булган.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 87 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«31 кеше хастаханәгә озатылды, 56 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, пациентлар арасыннан 84 кеше республика территориясендә авыручылар белән элемтәдә булган.
Авыручыларның күбесе - Казанда, биредә 43 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган. Икенче урында — Апас районы (20 очрак), өченче урында — Яшел Үзән районы (5 очрак).
Яңа коронавирус диагнозы куела башлаганнан алып, 1919 татарстанлы авырган. 740 кешесе дәваланып терелгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 100 кеше хастаханәдән чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз