Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы ярдәмчесе коронавирус йоктырган
Әнүзәр Юнысовның авыруы симптомларсыз уза.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Әлмәт районы башлыгы ярдәмчесе Әнүзәр Юнысов Covid-19 инфекциясе йоктырган. Бу хакта Instagram социаль челтәрендә туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
Юнысов туры эфирга кушылып, үзен ничек хис итүе турында сөйләде. Муниципалитет хезмәткәре үз-үзеңне изоляцияләү режимында өйдә тора, аның авыруы симптомларсыз уза.
Аның фикеренчә, авыруны кибеттә перчаткасыз йөргәндә йоктырган булуы мөмкин. Covid-19 авыруын җиңел кичерүдә сәламәт яшәү рәвеше һәм нык иммунитет булыша, дип саный Тимур Нагуманов ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз