news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 инфекциясеннән нәтиҗәле препарат булдыру вакыты билгеле

Башка вирусларга каршы дару яңа коронавируска каршы нәтиҗәле түгел.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан нәтиҗәле препарат бу елның көзенә үк әзер булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү физика-техник институтының ген инженериясе лабораториясе җитәкчесе Павел Волчков сүзләренә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә.

Башка вирусларга каршы ясалган дарулар яңа коронавируска каршы нәтиҗәле түгел, дип аңлатты вирусолог. Әмма, аның сүзләренчә, Американың Regeneron Pharmaceuticals компаниясе тикшеренүчеләре хәзер антитәнчекне ясалма өстәү хисабына иммунитет барлыкка китерә торган препарат эшлиләр.

«Соңгы релизда алар июньдә даруларны клиник сыный башларга, ә препаратны көз башында ук чыгарырга вәгъдә итте. Минемчә, тиздән кешелек дөньясы Covid-19 вирусыннан реаль нәтиҗә бирәчәк дару алачак», — диде галим.

«Коронавирус белән авыручылардан алынган антитәнчек нәтиҗәлелек буенча аерылып торырга мөмкин. Ә АКШ фармакологлары иң яхшы антитәнчекне сайлап алган, аннары клонлаштырганнар», — диде Павел Волчков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100