news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада барлыгы 178 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 15, Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама районында дүртешәр очрак ачыкланган. Бер көн эчендә барлыгы тугыз муниципаль берәмлектә коронавирус очраклары теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 868 очрагы ачыкланган, 16 973 кеше (шуларның 42се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 178 416 кеше (шуларның 3 823е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 105 547 кеше икенче дозаны да алган.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100