news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш эпидемиолог коронавирустан вакцина ясау тәртибе турында туры эфирда сөйләячәк

Онлайн эфир Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Instagram-аккаунтларында һәм республика оператив штабында узачак.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 апрельдә, инстаграмда «Ковидтан вакцинация. Өченче дулкынга кадәр өлгерергә» темасына туры эфир узачак.

Татарстанда кайсы вакцинаны ясатырга була? Республикада ничә кеше вакцинация узган? Ни өчен чит илгә сәфәр алдыннан прививка ясау мөһим? Вакцинация турында сертификат алу тәртибе нинди?

Бу һәм башка сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк.

Онлайн-трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм шулай ук Covid-19 инфекциясе таралуга каршы тору буенча Татарстан оператив штабы аккаунтында 11.00 сәгатьтә башлана.

Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100