Татьяна Голикова: Төбәкләр коронавирус таралмасын өчен зур көч куярга тиеш

Аның сүзләренчә, чир таралышы ягыннан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән калышып килгән төбәкләрнең авыруларны дәвалау урыннарын әзерләргә вакытлары бар.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия төбәкләре коронавирус таралмасын өчен зур көч куярга тиеш. Бу хакта киңәшмәдә РФ Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова белдерде.

Аның сүзләренчә, башка төбәкләр чир таралышы ягыннан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән өч-дүрт атнага калышып килә. «Шушы вакыт эчендә төбәкләрнең дәвалану урыннарын әзерләргә вакытлары бар», - диде.

Вице-премьер әйтүенчә, аеруча изоляциягә игътибар бирү зарур. «Бүген төбәкләрдә изоляция кертелә, ләкин соңгы вакытта изоляция коэффициенты барлык гражданнар да аңа буйсынмавын күрсәтә», — диде.

Татьяна Голикова Россиядә коронавирус белән авыручыларның уртача 16-18 процентка үсеше күзәтелгәнен әйтте. Ул Мәскәүдә беренче очраклар 16 мартта ачыклана башланганын искәртте. Аның сүзләренчә, якынча бер айдан, ягъни шушы арада я чир һаман да арта, я чигенә башлады, дип анализларга мөмкин булачак.