news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада коронавирус таралуы хакында радиода яңгыраган мәгълүмат дөрес түгел

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республикада яшәүчеләрне тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска чакырдылар.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Эхо Москвы» радиосы эфирында яңгыраган, Түбән Камада коронавирус эпидемиясе таралуы хакындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Код доступа» программасын алып баручы Юлия Латынина радиоэфирда Татарстан шәһәрләренең берсендә коронавирус эпидемиясенә каршы көрәштә кайбер проблемалар булуы хакында сөйләгән иде.

«Без биредә кайсы шәһәр хакында сүз баруын ачыкладык. Бу – Түбән Кама. Дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат берничә тапкыр кире кагылса да, туры эфирда яңгырады. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә белдергәнчә, әлеге шәһәрдә пневмония киң таралмаган. 2019 елның апрелендә пневмония авыруының – 97, 2020 елның 12 апреленә исә нибары 38 очрагы теркәлде», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Хөрмәтле татарстанлылар, шулай ук гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре! Без сезне әлеге катлаулы вазгыятьтә мәгълүмат алу чыганакларына карата игътибарлырак булырга чакырабыз. Паника таратырга омтылучыларга ышанмагыз! Ил халкы бердәм булган очракта гына әлеге четерекле вазгыять уңай якка хәл ителәчәк. Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!» - дип искәрттеләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100