news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 7 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Хәзер чит илләрдән кайткан 92 кеше һәм коронавирус йоктыруы диагнозланган затлар белән элемтәгә кергән 24 кеше карантинда.

Әлмәттә 7 кешегә коронавирус диагнозы куелган
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 13 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә 7 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бу турыда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда бүгенге көндә коронавирус белән бәйле вазгыятьне бәян итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер чит илләрдән кайткан 92 кеше һәм коронавирус йоктыруы диагнозланган затлар белән элемтәгә кергән 24 кеше карантинда.

Әлмәттә Сovid-19га уңай анализ белән 7 кеше исәпләнә. Шуларның икесендә авыру расланган, бишесендә беренчел анализ уңай күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100