news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб шикәр диабеты белән авырмас өчен симерергә ярамавын искәртте

«Азрак ашарга һәм күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк», - ди табиб-эндокринолог.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Табиб-эндокринолог һәм медицина фәннәре кандидаты Юлия Мануйлова шикәр диабеты белән авырмас өчен симермәскә кирәклеген әйтте.

«Шикәр диабетын профилактикалауның төп ысулы — гәүдә авырлыгын нормада тоту. Авырлык азрак булган саен, чирләү куркынычы да кими», — диде эксперт. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Табиб артык авырлык булганда, кеше куркыныч төркемендә булуын әйтте. Бу очракта ул ким дигәндә елга бер тапкыр глюкоза микъдарын ачыклау өчен кан анализы бирергә киңәш итә.

Моннан тыш, белгеч тазармау һәм гәүдә авырлыгын норма чикләрендә тоту өчен киңәш бирде. 

«Азрак ашарга һәм күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Бу очракта калорияне чикли торган диеталар тотарга була. Диета кыска вакытлы булмасын, ул дөрес ашау гадәтенә әверелсен», — диде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100