news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда коронавирусның тәмамлану вакытын фаразладылар

Covid-19 коронавирусы таралу елның җылы чоры башлангач кимиячәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Яңа Covid-19 коронавирусы июнь аенда тәмамланырга мөмкин. Бу хакта Кытай Халык Республикасының Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының махсус эксперт комиссиясе җитәкчесе Чжун Наньшань хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Белгеч бәяләвенчә, дәүләтләр тарафыннан инфекция белән көрәшү өчен барлык көчләрне мобилизацияләгәндә, аны җиңү өчен берничә ай вакыт җитә.

"Мин барлык илләрне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инструкцияләренә иярергә һәм милли дәрәҗәдә көч куярга чакырам", – дип ассызыклады Чжун Наньшань.

Кайбер дәүләтләр җитди куркыныч янамый дип уйлап, аның белән көрәшми башласа, пандемия озаграк дәвам итәчәк, дип белдерде ул.

Эксперт елның җылы чоры башлану Covid таралуны туктатырга ярдәм итә ала, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100