news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның балалар табибы: Вакцинацияләү кагыйдәләре үтәлергә тиеш

Прививка билгеле бер шартларда — тулы сәламәтлек фонында, билгеле бер вакыт аралыгында үткәрелергә тиеш, ди белгеч.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Балаларга коронавируска каршы вакцинация үткәрү кирәк, әмма ул гадәти кагыйдәләр нигезендә үткәрелергә тиеш.

Бу фикерне Татарстанның атказанган табибы Динара Садыйкова «Галстуксыз әңгәмә» программасында әйтте.

«Минем мөнәсәбәтем — табибларныкыча. Мин вакцинация яклы. Әмма вакцинацияләү кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Вакцина ясарга ярамаган балалар да бар», — дип билгеләп үтте табиб, «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминның соравына җавап биреп.

«Прививка билгеле бер шартларда — тулы сәламәтлек фонында, билгеле бер вакыт аралыгында үткәрелергә тиеш», — дип аңлатты Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире, Идел буе федераль округының һәм Татарстан Республикасының штаттан тыш баш балалар кардиологы Динара Садыйкова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100