news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб стресс кичерү күзләр өчен куркыныч булуы турында кисәтте

Күз күрүе начарайган очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки моннан соң йөрәк проблемалары килеп чыгарга мөмкин.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Озакка сузылган стресс кичерү барлык органнарга, шул исәптән күрү системасына да тискәре йогынты ясый. Sputnik радиосына биргән интервьюда медицина фәннәре докторы, профессор, офтальмолог һәм офтальмохирург Игорь Азнаурян шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, озак вакытлар нервлану халәтендә булганда кеше күргән әйбер ике булып яки томанлы булып күренергә, кинәт кисү кебек хис барлыкка килергә мөмкин. Шулай итеп нерв рецепторлары ярсыну барлыкка килә.

«Әгәр күз авырта башласа, алга таба йөрәк-кан тамырлары системасы да үзен сиздерәчәк, ә бу инде тормыш сыйфаты өчен генә түгел, яшәү өчен куркыныч булырга да мөмкин. Проблеманы хәл итәргә кирәк», — дип искәртте табиб.

Белгеч-офтальмолог һәм неврологка тиешле дәвалау сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма стрессны кайбер физик күнегүләр, мәсәлән, актив җәяү йөрү белән җиңәргә мөмкин.

«Актив хәрәкәт, мәсәлән, актив йөрү киңәш ителә. 40 яшьтән соң кешегә көнгә 3-4 километр булса да җәяү йөрергә кирәк», — дип сөйләде Азнаурян. Аның сүзләренә караганда, мондый мускул эшчәнлеге стрессны бетерәчәк.

Шулай ук күңелсез хис-кичерешләрне бетерердәй күнегүләрдән файдаланырга була.  

«Иң яхшысы — бүлмәдә утны сүндерергә, күзне йомарга, урындык аркасына сөялеп утырып, интенсив кара төсне күз алдында китерергә кирәк», — дип киңәш итә табиб. Медитацияне 2-4 минут эчендә башкарырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100