Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Урыссу хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 160 тапкыр чакыру буенча барган
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне салкын тиеп чирләгән, кан басымы күтәрелүгә зарланган кешеләр алып тора.
(Ютазы, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Яңа ел каникулларында Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 160 тапкыр чакыруга барган.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне салкын тиеп чирләгән, кан басымы күтәрелүгә зарланган кешеләр алып тора. Шулай ук төрле тән җәрәхәтләре алу очраклары да бар.
Ашыгыч медицина ярдәме бүлегененнән алынган мәгълүматларга ярашлы, 31 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт хастаханәләренә пациентларны илтү өчен ашыгыч медицина ярдәме машиналары 15 тапкыр юлга чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз