news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада коронавирустан вакцинация ясату өчен өстәмә пунктлар эшли

Шулай ук хатын-кызлар консультациясендә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 104нче бүлмәдә 8:30 — 15:30 сәгатьләрдә вакцинация ясатып була.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада коронавирустан вакцинация ясату өчен ике көн өстәмә пунктлар эшли.

13 гыйнварда түбәнкамалыларга 9:00 — 12:00 сәгатьләрдә «Хыял» яшьләр клубында (Бызов ур., 18) прививка ясата алачак. 16:30 — 18:30 сәгатьләрдә «Апуш» балалар китапханәсенә прививкага килергә мөмкин иде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

14 гыйнварда өстәмә вакцинация пункты 9:00 — 12:00 сәгатьләрдә «Орбита» яшьләр клубында (Яшьлек ур., 32) һәм микрорайонның иҗтимагый үзәгендә (Шинчылар пр., 25а) кабул итә.

1нче (Менделеев ур., 46) һәм 2нче (Төзүчеләр пр., 10д) хастаханәләрдә прививканы эш көннәрендә 7:30 — 18:30 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 8:00 — 15:00 сәгатьләрдә ясатырга мөмкин.

Шулай ук хатын-кызлар консультациясендә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 104нче бүлмәдә 8:30 — 15:30 сәгатьләрдә вакцинация ясатып була.


news_right_1
news_right_2
news_bot