news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 87 кеше коронавирус йоктырган

Республикада узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясеннән 21 кеше дәваланып терелгән

Татарстанда тагын 87 кеше коронавирус йоктырган
Михаил Захаров

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 87 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 87 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арту буенча — 14 449 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 7,8 меңнән артык тест үткәргән. Авырулар белән элемтәдә булган 1537 кешене табиблар күзәтә.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 21 кешесе дәваланганлыгын әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot