Америка табибы коронавирус вакытында кулланырга ярамаган даруларны атады

Медицина фәннәре докторы диарейга һәм шешенүгә каршы препаратлар куллану урынлы түгел дип саный.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Америка табибы һәм йогышлы авырулар өлкәсендә белгеч Джошуа Шаффцин коронавирусны дәвалаганда кулланырга ярамаган даруларны атады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Мәсәлән, медицина фәннәре докторы, Covid-19 симптомнарын бетерү өчен диарейга каршы препаратларны урынлы кулланмауны әйтә. Аның сүзләренчә, косу һәм диарея ашказаны-эчәк трактыннан бактерияләрне чыгару процессында булуны аңлата, ә тыкшынганда бу инфекцияне тулысынча чыгаруда тиешле нәтиҗәгә китерми.

Шаффцин билгеләп үткәнчә, күпчелек авыруларга үзләрен яхшырак хис итсен өчен күбрәк гади су эчәргә кирәк.

Шулай ук коронавирус симптомнарыннан арынырга омтылганда шешенүгә каршы препаратлар кулланырга кирәкми, ди табиб. Әйтик, ингаляторны астма белән җәфаланмаган кешеләргә кулланырга кирәкми, чөнки фенилэфрин (андый препаратларда) сәламәтлеккә, бигрәк тә йөрәк авырулы кешеләр сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Шаффцин ике матдәне дә куллану кирәк булган очракта, башта белгеч белән киңәшләшергә тиешлекне искәртте.