Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин паллиатив медицина ярдәмен камилләштерү чараларын эшләргә кушты
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова 1 апрельгә доклад тәкъдим итәргә тиеш булачак.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Путин профильле министрлыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерергә кушты. Йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.
«РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгечләренең Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлеген оештыруга аерым игътибар биреп, паллиатив медицина ярдәме күрсәтү системасын үстерү буенча чаралар тәкъдим итәргә», - диелә документта.
Шулай ук министрлыкка медицина оешмаларының гаилә әгъзалары һәм туганнары белән яки паллиатив авыруларның законлы вәкилләре белән үзара хезмәттәшлеге механизмнарын камилләштерү йөкләнде.
Вероника Скворцова тиешле докладны быелның 1 апреленә тапшырырга тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз