news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 189 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 40 607 очрагы теркәлгән.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 189 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«70 кеше хастаханәгә озатылган, 115 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 103, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында – ун, Яшел Үзән районында җиде очрак ачыкланган. Коронавирус инфекциясе республиканың барлыгы 32 муниципалитетында теркәлгән.

Шул рәвешле, 2021 елның 12 декабренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 40 607 очрагы расланган. 33 808 кеше (шуларның 37се – узган тәүлектә) терелгән.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә коронавирусның рәсми рәвештә теркәлгән очраклары 10 миллионнан артып китүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100