Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Коронавирус кичергәннән соң кайбер препаратлар инсультка китерергә мөмкин
Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратларны озак вакыт дәвамында кулланырга ярамый, дип искәртте Ирина Ярцева.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратлар ярдәмендә тромблар барлыкка килүне мөстәкыйль рәвештә профилактикалау инсультка китерергә мөмкин, дип белдерде иммунолог Ирина Ярцева ura.ru порталына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң канны сыеклата торган препаратларны озак вакыт дәвамында кулланырга ярамый, чөнки алар бөтен кешегә дә туры килми. Бары тик пациент хастаханәгә озатылган, стационарда дәваланган, анда өзлегүләр ачыкланган һәм табиб тиешле дарулар билгеләгән очракта гына әлеге препаратларны кулланырга мөмкин», - диде ул.
Табиб әйтүенчә, пациентлар кайбер вакытта үз белдекләре белән әлеге препаратны эчә.
«Бөтенесе дә рәттән озак вакыт дәвамында антикоагулянтлар эчә һәм әлеге фонда геморрагик инсульт рәвешендә өзлегүләр барлыкка килә», - дип өстәде Ярцева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз