news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Россиядә пандемия тәмамлану вакытын фаразлады

Россия Covid-19 пандемиясен 2022 елда җиңәргә мөмкин, шул ук вакытта чирнең баш калкытуы барыбер булачак.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Covid-19 пандемиясен 2022 елда җиңәргә мөмкин, шул ук вакытта чирнең баш калкытуы барыбер булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн сөйләде.

«Киләсе елда кешелекнең шактый өлеше прививка ясатыр һәм пандемия чигенер дип уйлыйм», — дип саный вирусолог.

Ул вирусның беркая да китмәячәген һәм чирнең баш калкыту очраклары барыбер калачагын искәртте.

«Бу озакка булачак һәм безгә вакцинация алып яшәргә туры киләчәк», — дип нәтиҗә ясады Альтштейн.

Covid-19га каршы массакүләм прививка ясау кампаниясе Россиядә быел 18 гыйнварда башланды. Хәзер төбәкләр, инфекция таралуны туктату өчен, вакцинация темпларын арттырырга тырыша. Искәртеп узабыз, эпидемия белән хәл начараюы сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итте. Төбәк хакимиятләре режимны эпидемиологик вазгыятьтән чыгып мөстәкыйль рәвештә озайтырга мөмкин. Мондый карарны Россия Федерациясенең биш субъекты кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100