news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанның Бауман урамында тест-мобиль эшләячәк

Теләгән һәркем ВИЧка экспресс-тест уза һәм профилактика чаралары турында белә алачак.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген казанлылар ВИЧка бушлай аноним экспресс-тестлаштыру уза алачак. «Җиңү өчен тест» проектының тест-мобиле Бауман урамына киләчәк.

Үз статусыңны 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр белергә мөмкин булачак, автомобиль сәгать астында урнашачак. Шунда ук проект консультантлары сорауларга җавап бирәчәк һәм ВИЧ йоктыруга китерергә мөмкин булган куркынычлар турында сөйләячәк.

Мондый акцияләр Казанда даими үткәрелә. 4 һәм 5 октябрьдә тестлаштыруны 108 казанлы үткән.

  • Россиядә хәзер ВИЧ белән зарарланган миллионнан артык кеше яши. «Җиңү өчен тест» проектының беренче этабы барышында 3 тест-мобиль 216 тапкыр чыккан, бу ел эчендә генә дә 6 меңнән артык кеше тест үткән.

«Җиңү өчен Тест» проекты Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге белән берлектә Президент грантлары фонды акчалары хисабына тормышка ашырыла, дип хәбәр иттеләр «Яңа гасыр» хәйрия оешмасының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100