news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 99 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 меңнән артык очрагы теркәлгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 99 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 41, Чаллыда — 18, Алабуга һәм Лениногорск районнарында — алтышар, Аксубай һәм Түбән Кама районнарында — бишәр, Әлмәт, Лаеш һәм Тукай районнарында — дүртәр, Алексеевск һәм Спас районнарында — икешәр, Зәй һәм Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 меңнән артык очрагы теркәлгән, 23,7 мең кеше (шуларның 106сы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1,1 миллион кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 969 мең кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100