news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог: ковидтан үлем очракларының күп булуы табибка соң мөрәҗәгать итүгә бәйле

Табиб белдергәнчә, коронавирустан үлем очраклары артуны булдырмас өчен диагностиканы үз вакытында башларга, шулай ук дәвалау алымнарын камилләштерергә кирәк.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Табибка соңга калып мөрәҗәгать итү һәм дәвалануны соң башлау - коронавирустан үлем очраклары күп булуның бер сәбәбе. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Үлем очракларының күп булу сәбәпләренең берсе, дәвалануны соң башлау. Кешеләр кирәкме-юкмы дип уйлый, табибны озак көтә, аннан анализларны озак көтә һәм 7-10 көн дәвалануны башлауга гына китә. Ә хәзер вирус күпкә көчлерәк, дүртенче көнгә үк катлаулы пневмония башлана», — дип сөйләде иммунолог.

Табиб белдергәнчә, коронавирустан үлем очраклары артуны булдырмас өчен диагностиканы үз вакытында башларга, шулай ук дәвалау алымнарын камилләштерергә кирәк. «Хәзерге дәвалау вирустагы үзгәрешләргә туры килми», — ди табиб.

Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә 7 804 774 авыру очрагы теркәлгән, 6 873 579 дәваланып беткән, 217 372 кеше вафат булган. Россия Хөкүмәте илдәге вазгыять белән таныштырып бару өчен стопкоронавирус.рф ресурсын эшләтеп җибәрде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100