news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб иммунитет өчен кирәкле булган иң мөһим элементны атады

Кеше өчен иң мөһим элементлар арасында магний аеруча аерылып тора, ди табиб.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Римма Мойсенко Sputnik радиосына биргән интервьюсында организмда нинди элемент җитмәве аеруча куркыныч булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, кеше өчен иң мөһим элементлар арасында магний аеруча аерылып тора. Ул организмдагы өч йөздән артык химик реакция вакытында кирәк.

«Әгәр организмда магний дәрәҗәсе түбән икән, калкансыман биз авырулары килеп чыгарга мөмкин, шулай ук кортизол (иммунитетны стимуллаштыра торган гормон) һәм адреналин да азрак булачак», — дип аңлатты медицина фәннәре кандидаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot