news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте ковидка каршы уңышлы эшли торган төбәкләр өчен грантлар раслады

Бу максатларга 5 млрд сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы таралуга каршы уңышлы көрәшә торган төбәкләр дәүләттән финанс ярдәм алачак. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

«Хөкүмәт ковидка каршы актив көрәшә торган төбәкләргә ярдәм итәргә карар кылды, биредә тест үткәрү һәм вакциналаштыру югары дәрәҗәдә булу, шулай ук койкалар һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү тора», — дип белдерде Мишустин коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча координацион совет утырышында.

Бу максатларга 5 млрд сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. Элегрәк кызыксындыру грантларын кертү турында РФ Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә фикер алышканнар иде.

Шул ук вакытта хөкүмәтнең матбугат хезмәте коронавируссыз төбәкләр исеменә дәгъва кылучылар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор)  эшләгән критерийларга туры килергә тиешлеген җиткерә. Аерым алганда, бу – авыруларның күпме булуы, регионда яшәүчеләрне ПЦР-тестлаштыру һәм вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясатучылар саны. 

Федерация субъектлары арасында конкурс ноябрь аенда узачак, ә барлык мәгълүматлар Роспотребнадзорның рәсми сайтында урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100