news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олег Морозов: Татарстанда кертелә торган QR-кодлар - авырулар санының артуына җавап

Вакцинация изоляциядән һәм тыюлардан качуның бердәнбер ысулы булып кала.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Коронавирусның таралуын тоткарлау өчен Татарстанда кертелә торган чикләүләрнең артуы авырулар санының артуына бәйле. Мондый фикерне Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Олег Морозов белдерде.

«Берничә көн рәттән ковидтан үлүчеләр саны арта баруын күзәтәм - көненә 900дән артык кешенең гомере өзелә. Бүген безгә дөньяда иң яхшы вакциналар билгеле, һәркем үзен һәм тирә-юньдәгеләрне саклый ала. Татарстан Республикасында кертелә торган чаралар — авырулар санының артуына кирәкле җавап», — диде Морозов.

Депутат сүзләренчә, ул чикләүләрдән арыган кешеләрнең хәлен яхшы аңлый, әмма вакцинация изоляциядән һәм тыюлардан качуның бердәнбер ысулы булып кала бирә.

«Үзем турында әйтсәм: өч тапкыр прививка ясаттым, зарланмыйм һәм сәбәпләр моңа юк. Әлбәттә, прививка ясатыргамы-юкмы - ахыргы карарны һәркем мөстәкыйль кабул итәргә тиеш, әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, вакцинациягә каршы уеннар еш кына үз-үзеңә каршы эшкә әверелә», - дип искәртте Морозов.

  • Татарстанда 11 октябрьдән сәүдә үзәкләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә булганда вакцинация узу яки Covid-19 антитәнчекләре булу турында QR-кодларны сканерлау кертелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100