Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ковидка тест үтәүнең максималь вакытын бер тәүлеккә кадәр кыскартырга тәкъдим иттеләр
Хәзерге вакытта коронавируска тест нәтиҗәләрен алуның максималь вакыты 48 сәгать тәшкил итә.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавируска тест үткәрү нәтиҗәләрен алуның максималь вакытын 24 сәгатькә кадәр кыскартырга тәкъдим итте. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә тиешле үзгәрешләр проекты норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
«COVID-19 лаборатория тикшеренүен башкару срогы, лабораториягә биологик материал алынганнан алып, аның нәтиҗәсен тикшеренү уздырылган затка тапшырганга кадәр, 24 сәгатьтән артмаска тиеш», - диелә документта.
Элегрәк бу срокны кыскарту зарурлыгы турында вице-премьер Татьяна Голикова Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмә барышында белдергән иде.
Хәзер, Роспотребнадзор карары нигезендә, коронавируска тест нәтиҗәләрен алуның максималь вакыты 48 сәгать тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз