news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе кайтарылачак

Прививкаларның беренче өлеше тотылып беткән.

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе кайтарылачак
Солтан Исхаков

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе кайтарылуын көтәләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

«Хәзер без икенче партияне көтәбез, ул бу атнада яки киләсе атна башында кайтыр дип өметләнәбез», — диде спикер.

Владимир Жаворонков әйтүенчә, беренче партия тотылып беткән, чөнки республика халкы вакцинацияне актив узган.

Министр урынбасары сүзләренчә, икенче партия кайтарылу белән, табиблар прививка кампаниясен дәвам иттерәчәк.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда гриппка каршы прививканы республикада яшәүче 740 мең чамасы кеше ясаткан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot