news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләре һәм вузларында 52 укытучы һәм укучыда коронавирус табылган

Казанның дүрт мәктәбендә сигез сыйныф ОРВИ аркасында карантинга киткән.

Татарстан мәктәпләре һәм вузларында 52 укытучы һәм укучыда коронавирус табылган
Солтан Исхаков

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 52 мәгариф системасы хезмәткәре, мәктәп укучысы һәм студентта яңа коронавирус инфекциясе табылган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә бездә мәктәп укучылары, студентлар һәм педагоглар (11 укучы, 11 студент һәм 30 педагог) арасында 52 очрак теркәлде. 25 чыганак ябылды – алар бер авыру очрагы белән төгәлләнде, 27 чыганак табиблар күзәтүендә кала. Күзәтүләрнең чиге – 24 октябрь», - дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина Казанда бер атнада ОРВИ аркасында дүрт мәктәптә сигез сыйныф ябылуын әйтте, аларда укучыларның 20 проценты авырый.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга 34 кешенең курортлардан яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен алып кайтуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100