news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда студентларны ковидка каршы мәҗбүри вакцинацияләү таләбе гамәлдән чыгарылды

Мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгару турындагы карар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьнең тотрыклылануы белән бәйле.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казан федераль университеты студентларны коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинацияләү турындагы таләпне гамәлдән чыгарды. 1 сентябрьдән югары уку йорты гадәти режимда эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Югары уку йорты студентларның электрон почтасына хат җибәргәннәр. Анда әйтелгәнчә, мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгару турындагы карар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьнең тотрыклылануы белән бәйле.

Махсус тәртип чит ил студентлары өчен сакланачак: алар коронавируска тискәре тест күрсәткәннән соң гына лекцияләргә килә алачак.

«Шул ук вакытта югары уку йорты коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узарга куша. Бу — үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген саклауда бердәнбер алым», — дип искәрттеләр университетның матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ студентларга һәм хезмәткәрләргә 25 августка кадәр коронавируска каршы прививка ясатырга кушкан иде. Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университетында да (КАИ) шундый таләп куйдылар.

Соңрак Россия Мәгариф министрлыгы илнең югары уку йортларында мондый чаралар кертүгә каршы чыкты, шулай ук студентларны прививка ясатканнарга һәм ясатмаганнарга бүлмәскә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100