news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 ел башында дөньяда ковид йоктырган кешеләр саны 300 миллионнан артырга мөмкин

10 августка булган мәгълүматлар буенча, дөньяда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясенең 203,2 миллион очрагы теркәлгән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Киләсе ел башында, вирус таралуның хәзерге темплары туктатылмаган очракта, коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 300 миллионнан артып китәргә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус шундый фикерен белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә

Ул узган атнада әлеге күрсәткечнең 200 миллионнан узып китүен әйтте – бу «дөньяда 100 миллион чиген үткәннән соң нибары алты айдан соң» булган.

«Алга таба да шулай дәвам итсә, киләсе ел башында расланган очраклар 300 миллионнан артып китәргә мөмкин», - диде Гебрейесус.

Шулай да кешелек дөньясы вазгыятьне үзгәртә ала, дип искәртте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә дөньяда «коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау, тестлаштыру һәм авыруларны дәвалау өчен күп кенә алымнар» бар. Әмма коронавирусның төрле формалары белән авыручы пациентлар арасында тикшеренүләрне күбрәк үткәрергә кирәк.

Гебрейесус коронавирус инфекциясенә каршы өч потенциаль препаратка (артесунат, иматиниб һәм инфликсимаб) сынау үткәреләчәген уңай бәяләде. Сынауда 52 илдәге 600дән артык хастаханә катнаша.

10 августка булган мәгълүматлар буенча, дөньяда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясенең 203,2 миллион очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100